«Татьяна көне – гүзәл бәйрәм» («Татьянин день – красивый праздник») (+16)

Кышның иң суык ае гыйнварда күңелләргә җылы өсти торган, язны хәтерләтүче бер көн бар. Бу – 25 гыйнвар – Татьяна  көне. Шулай ук ул Студентлар көне буларак та билгеләп үтелә. Шушы бәйрәм уңаеннан, 24 гыйнварда 1 нче санлы китапханә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге» белән берлектә «Татьяна көне – гүзәл бәйрәм» исемле музыкаль-шигъри кичә үткәрде.

IMG_0496
IMG_0481
IMG_0457

Чара барышында тыңлаучылар әлеге бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре белән танышты. Төрле бәйгеләр, уен-көлке, студент елларын искә төшерү, популяр җырлар – болар барысы да китапханә уздырган кичәдә катнашучыларның интеллектларын күрсәтергә, иҗади яктан ачылырга һәм рәхәтләнеп ял итәргә мөмкинлек бирде. Китапханәче барлык катнашучыларга җылы әңгәмә, мөлаем карашлары өчен рәхмәт белдерде һәм бәхет, саулык теләде.

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: