«Күрмәгән-белмәгән юлларда» (6+)

11 нче санлы китапханәдә бөек рус язучысы А.С.Пушкинның 220 еллыгына багышланган матур һәм истә калырлык «Күрмәгән-белмәгән юлларда» исемле театральләштерелгән бәйрәм чаралары булып узды.  6–21 июнь көннәрендә безнең бәйрәмнәрдә 31, 50 нче мәктәп һәм «Асылташ» социаль тернәкләндерү үзәге мәктәп яны лагерьларыннан 11 отряд кунак булды.

DSCN4640
IMG_20190621_115535
IMG_20190621_112728

Алып баручы яшь китап сөючеләргә А.С.Пушкинның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде һәм аларны Лукоморье дип аталган илгә әкияти сәяхәткә чакырды. Ул ил исә диңгез артында да түгел, таулар артында да түгел, ә безнең китапханәдә урнашкан. Балалар Пушкинның Лукоморьесы һәм бар могҗизалар белән танышты. Олы имән. Имәндәге бикле ишектә йозак эленеп тора. Ә ишекнең эчке ягында – хәзинә. Әлеге йозакка ачкычны табу өчен, балаларга тапкырлыкларын, зирәклекләрен һәм, әлбәттә, Пушкин әкиятләре буенча булган белемнәрен эшкә җигәргә туры килде. Лукоморьеның күрмәгән-белмәгән юлларында аларны көтелмәгән сынаулар һәм каршылыклар көтеп торды. Балалар «О мертвой царевне и семи богатырях» әкиятендәге явыз патшабикәнең сусыл алманы авыз итәргә кыстауларына бирешмәде. Пушкин әкиятләрен яхшы белүләре балаларга явыз патшабикәнең ниятләренә төшенергә һәм дөрес карар кыларга ярдәм итте.  «Сказка о царе Салтане» әкиятендәге тиен сәяхәтчеләрне биремле чикләвекләр белән «сыйлады»; «Сказка о рыбаке и рыбке» әкиятендәге Алтын балык балалардан үзенең теләкләрен үтәвен сорады. Бәйрәмдә катнашучылар зур кызыксыну белән Укымышлы Мәченең сорауларына җавап бирде, ул оештырган уеннарда актив катнашты. Әкияти Лукоморье буенча сәяхәт итүче акыллы, күңелле һәм дус-тату балаларга ул имәндәге йозакның ачкычын тапшырды. Шунысы кызганыч, бәйрәмнәр сизелми дә үтеп китте. Әмма аннан алган искиткеч мизгелләр балалар хәтерендә әле озак сакланыр.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: