«Матурлык тудыручы» дип исемләнгән әдәби сәгать (12+)

31 гыйнвар көнне 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре өлкән сыйныф укучылары өчен «Матурлык тудыручы» дип аталган әдәби сәгать уздырды. Чара күренекле татар язучысы, драматург, җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Шәриф Камалның тууына 135 ел тулуга багышланды.

600
601

Чара барышында китапханәче язучының тормыш юлы һәм иҗатындагы бик күп кызыклы фактлар белән таныштырды. Укучылар Ш.Камалның  «Уяну», «Буранда», «Сукбай» кебек әсәрләреннән өзекләр укыды. Шунысы куанычлы, балалар кечкенәдән үзләренең милли асылларын аңлап, туган телләрен һәм мәдәниятләрен саклаучы һәм дәвам итүче булып үсә.

«Якты шәхес» дип аталган китап күргәзмәсендә язучының әсәрләре һәм аның турындагы әдәбият тәкъдим ителде.

 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: