Китапханәдә кунакта – җирле язучылар (18+)

15 август көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә «Шигъри дулкын» исемле әдәби очрашу кичәсе узды. Шигърият сөюче тамашачы җирле язучылар белән очрашты. Укучыларыбыз белән очрашуга Чаллыда яшәп иҗат итүче әдипләр: Сирень Якупова, Мансур Сафин, Зөләйха Минһаҗева, Зимфира Исламова һәм Айрат Суфиянов чакырылды.

IMG-20190815-WA0011
IMG-20190815-WA0009
IMG_5685
IMG_5681
IMG_5631
IMG_5627

Кичәне җылы сәламләү сүзләре белән Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе В.М.Гайнуллина ачып җибәрде. Ул очрашуга килгән әдипләребезгә сүз бирде.

Язучылар һәм шагыйрьләр үзләренең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, матур итеп шигырьләрен укыды. Шагыйрьләрнең иҗат иткән шигырьләрен үз телләреннән ишетү аеруча күңелле булды. Чара барышында алар яңа басылып чыккан китапларын тәкъдим итте, яңа гына «табадан төшкән» әсәрләре белән таныштырды. Тамашачылар әдипләребез белән шәхсән аралаша, аларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алды. Язучылар исә аларга автографларын бүләк итте.

Каләм осталарын шулай ук чарага кунак булып килгән ТР Дәүләт советына депутатлыкка кандидат Марсель Мингалимов сәламләде, аларга иҗади уңышлар теләде. Ул әдәбиятка, шигърияткә битараф булмавы, китапханәләрнең кирәклеге, китап укуны бер генә технология, интернет челтәрләре дә алыштыра алмавы хакында фикерен белдерде. Марсель Җәвит улы китапханә торышы, андагы китаплар белән кызыксынды, Әдәбият тарихы музеенда булды.  Чарага килүчеләр исә аңа үз теләкләрен белдерде.

Әлеге кичәдән барысы да күтәренке кәеф һәм уңай тәэсирләр алып кайтып китте. Мондый ихлас очрашулар киләчәктә дә булыр дип ышанып калабыз.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: