Румын язучысы Танер Мурат белəн очрашу (18+)

 

Бүген шәһәр үзәк китапханәсендә татар милләтеннән булган румын язучысы, тəрҗемəче, культуролог Танер Мурат белəн очрашу узды. Әлеге очрашуга язучылар, рәссамнар, музыкантлар һәм әдәбият сөючеләр җыелган иде.

Танер Мурат – румын татарлары, нугайлар, кырым татарлары белән аралашып үскән кеше. Әмма күңелендәге татарлык аны татар телен өйрәнергә этәрә. Ул үзенең хезмəтен румын татарларын өйрəнүгə багышлый. Аның эшлəре румын, инглиз, татар телендə басыла, ул дистəлəгəн автор əсəрлəрен румын һəм төрки теллəренə тəрҗемə итə.

Танер Мурат нугай-кырым татары кушылмасындагы үзенчәлекле сөйләм белән аралаша, ләкин ул безнең татар теленә бик якын.

Кичәнең кунагы киләчәккә планнары белән уртаклашты, тамашачыларның сорауларына җавап бирде, китапханәгә үзенең китапларын бүләк итте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: