Профсоюз белән бергә сәяхәт итү үзе бер традициягә әверелде (18+)

Китапханәдә «Гомумроссия китапханәләр көне» һөнәри бәйрәмебездә коллектив белән экскурсияләргә чыгу үзе бер традициягә әйләнде. Менә ничә ел рәттән инде «ҮКС» МБУнең профсоюз оешмасы үзенең хезмәткәрләрен Татарстанның төрле тарихи урыннарына эскурсия турлары белән сөендерә. Агымдагы елда китапханәләр өчен Чистай һәм Биләргә сәяхәт оештырылды.

IMG_4370
IMG_4380
P1070403
IMG_4388
IMG_4466
P1070353
P1070387
IMG_4433

Экскурсия маршрутының программасында Чистай шәһәренә бару һәм аның истәлекле урыннары белән танышу каралган иде. Сәяхәткә баручылар борынгы шәһәр буенча йөрде, шулай ук Борис Пастернакның мемориаль музеенда булды. Биләрнең табигый һәм мәдәни истәлекле урыннарының берсе – «Изгеләр чишмәсе» архитектура-мәдәни комплексы да игътибардан читтә калмады. Хезмәткәрләребез Изгеләр чишмәсеннән су алды һәм риваятьләр сөйләве буенча теләгән теләкләр кабул була торган изге тау башына менде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: