Осталар шәһәренә сәяхәт (6+)

18 июнь көнне 14 нче санлы китапханәдә «Осталар шәһәренә сәяхәт» исемле квест-уен үткәрелде. Мәктәп яны лагерена йөрүче балаларны әлеге чара башыннан ук үзенә җәлеп итте. Алар Осталар шәһәренә сәяхәт итте, һөнәрләр һәм шул юнәлештә эшләүче белгечләр турында яңа белемнәр алды.

20190611_101007
20190611_101226
20190611_104341
20190611_114715
20190611_115118

Һәр команданың үз «Маршрут кәгазе» бар иде. Шул маршрут буенча алар «Төп сүзләр» проспектында, «Һөнәрләр мәкаль һәм әйтемнәрдә» бульварында, «Мине аңла» скверында, «Детектив агентлыгы» тыкрыгында, «Театр» урамында һәм «Һөнәрләр әлифбасы» паркында булды. Маршрутның ахырында «Әдәби кафе»га керделәр. Төрле сынаулар уза-уза, балалар күп кенә һөнәрләр белән якыннанрак танышты. Алар «Бар һөнәрләр дә әһәмиятле, бар һөнәрләр дә кирәк» викторинасында катнашты, «Һөнәрне бел» темасы буенча биремнәр үтәде: һөнәрләр турында кроссворд чиште, хәрефләрдән һөнәр исемнәрен җыйды. Ә кайбер катнашучылар хәтта А.С.Пушкин роленә кереп карый алды. Китапханәче чарада катнашучыларга һөнәрләрнең күптөрлелеге һәм аларның кешеләр тормышында мөһим роль уйнавы турында сөйләде. Ул балаларны борынгы, юкка чыккан һөнәрләр һәм, шулай ук 21 нче гасырда барлыкка килгәннәре белән таныштырды. Әлбәттә, яраткан эше белән шөгыльләнүче, үзенә дөрес һөнәр сайлаган кеше бәхетле. Ә менә шушындый чаралар киләчәк тормышта үз юлыңны сайларга ярдәм итә. Бу көнне балалар бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат алды. Шулай да, әле бик күп өйрәнелмәгән, билгесез һәм ачылып җитмәгән нәрсәләр калды әлеге мавыктыргыч һөнәрләр дөньясында!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: