Табигатьнең якты йорты (6+)

20 июнь көнне 17 нче санлы китапханәдә «Табигатьнең якты йорты» исемле экологик кичә узды.

IMG-20190620-WA0047
IMG-20190620-WA0094
IMG-20190620-WA0071

Чараны алып баручылар балаларга туган җиргә сакчыл караш турында сөйләде, туган якның матурлыгы темасына кагылды, Татарстан табигатенең иң яраткан почмаклары турында видеорәт тәкъдим итте. Кичә барышында «Җирне саклагыз!» эковикторинасы, «Аю балалары йөрергә чыккан», «Экологик светофор» уеннары үткәрелде. Үзеңне урманда дөрес тоту кагыйдәләре турындагы театральләштерелгән тамаша яшь кунакларга бик ошады. Балалар, хәрефләрдән дөрес җаваплар җыеп, тизлеккә ярышты һәм кешеләргә урманда йөргәндә адашмас өчен ярдәмче булырлык билге һәм сынамышларны искә төшерде. Чара азагында барысы бергә туган як табигатен яратырга, аны кайгырта һәм сакларга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: