«Ветеран» клубы очрашуына чакырабыз (18+)

1 февраль көнне 14.00 сәгатьтә шәһәрнең Үзәк китапханәсендә «Ветеран» клубының чираттагы очрашуы узачак.

«Барысы да ничек башланды…» («Как всё начиналось….») темасы кысаларында клуб әгъзалары укучылар белән зур төзелеш турындагы истәлек-хатирәләре белән уртаклашачак, шәһәр һәм «КамАЗ» заводы төзелеше, анда керткән өлешләре турында бәян итәчәк.

Сезне Яр Чаллы шәһәре, Х.Ямашев бульвары, 4/14А йорты адресы буенча көтәбез. Шәһәр Үзәк китапханәсе.

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.

Поделиться: