Суд карарларын үтәү мәсьәләләре буенча халыкны кабул итү көне узачак

Суд карарын вакытында үтәү аның тотрыклылыгын тәэмин итә, бу карар белән субъектив хокукларны гамәлгә ашыруны гарантияли, шулай ук расланган юридик бурычларның үтәлешен дә билгели. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә суд эшләрен башкару мәсьәләләре буенча гражданнардан мөрәҗәгатьләр килү дәвам итә.

Әлеге мәсьәләләрнең актуальлеген исәпкә алып, 2019 елның 24 июленә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү планлаштырылган.

Кабул итүгә (843) 236-41-80 телефоны буенча алдан язылу кирәк (кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе).

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: