«Моңлы Тукай, җырлы Тукай»: балалар бакчасына йөрүче сабыйлар өчен бәйрәм

SDC15630
SDC15626
SDC15629
SDC15624
SDC15621
SDC15619
SDC15478
DSC00199
SDC15466

26 нчы апрельдә, яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә, балалар бакчасына йөрүче сабыйлар өчен «Моңлы Тукай, җырлы Тукай» исемле бәйрәм үтте. «Китапбикә һәм аның дуслары» клубына йөрүче балалар бәйрәмгә алдан ук әзерләнделәр. Бөек шагыйрьнең шигырьләрен ятладылар, аның сүзләренә язылган җырларны өйрәнделәр, «Кәҗә белән Сарык хикәясен» сәхнәләштерделәр. Китапханәче балаларга кечкенә Апуш турында сөйләде.

Менә инде йөз елдан артык Г. Тукай әсәрләрен укып ничә буын үсә. Ул әсәрләр безне яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел, кыю булырга өнди. Бәйрәм «Габдулла Тукай бүген дә безнең белән!» исемле виртуаль сәяхәт белән тәмамланды. Балалар бөек шагырь исеме белән бәйләнгән урыннарны,  илебезнең төрле почмакларында урнашкан Тукай һәйкәлләрен  күрделәр.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: