«Төсле шигырьләр планетасы» Шигърият бәйрәме (0+)

11 июнь көнне Габдулла Тукай скверында яшь китап сөючеләр өчен «Төсле шигырьләр планетасы» исемле шигърият бәйрәме узды. Аны Үзәк балалар китапханәсе оештырды.

цдб сквер (6)
цдб сквер (5)
цдб сквер (7)
цдб сквер (3)
цдб сквер (2)

Чара барышында мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче балалар тарафыннан А.С. Пушкин, Г. Тукай, Е. Благинина, А.Барто, А.Усачёв, Р.Бәшәр, Р.Миңнуллиннарның шигырьләре яңгырады.

Балалар клоун Нюша белән бергә төрле бәйге һәм викториналарда актив катнашты, җәйге табышмакларны чиште, бик теләп күңелле уеннар уйнады. Чара килүчеләр зур кызыксыну белән «Минем яраткан китапларым» флешмобында катнашты. Алар үзләре алып килгән һәм укыган китапларын тәкъдим итте. Җәйге бәйрәм бик матур узды һәм чараларга бай булды. Бәйрәм оештыручыларның шигъриятне яратырга, шигырьләрне күбрәк укырга өндәве белән тәмамланды. Чөнки шигырь тормышыбызны тагын да ямьләндерә, хисләргә төрә, күңелебезне баета.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: