«Нинди гаҗәеп матур әкиятләр!» Бәйрәм (6+)

6 июнь көнне 5 нче санлы китапханәдә мәктәп яны лагере балалары өчен Александр Сергеевич Пушкин иҗатына багышланган «Нинди гаҗәеп матур әкиятләр!» исемле бәйрәм чарасы узды. Нәкъ менә бүген «рус шигъриятенең кояшы» булган бөек шагыйрьнең 220 еллык юбилее билгеләп үтелә.

IMG_8100
IMG_8104
IMG_8126
IMG_8110
IMG_8140

Матур бәйрәмебез «У лукоморья дуб зеленый, златая цепь на дубе том…» шигыреннән юллар яңгырау белән башланып китте. А.С.Пушкин иҗаты белән балалар кечкенәдән үк таныш, хәтта әле укый-яза белмәгән нәниләр дә аның әсәрләрен ишетеп белә. Алып баручы шагыйрьнең тормыш юлы, әти-әнисенең назлы канаты астында игътибар үзәгендә үскән кечкенә Сашаның балачагы, аның кайгыртучан һәм яхшы күңелле тәрбиячесе, җыр һәм әкият сөйләү остасы Арина Родионовна турында бик күп кызыклы мәгълүматлар сөйләде. Тәрбиячесе сөйләгәннәр нигезендә Пушкин барыбызга да таныш һәм яратып укыла торган әкиятләрен иҗат иткән дә инде. Китапханәченең сөйләве слайд-презентация белән үрелеп барды.  «Яраткан әкиятләр битләре буйлап» дип исемләнгән видеороликны карап, кунакларыбыз шагыйрьнең балалар өчен язылган әсәрләрен искә төшерә алды. Ә иң игътибарлы һәм белемле укучылар «А.С.Пушкин әкиятләре» интерактив уенында катнашты. Һәр уенчы уен кырында үзе өчен кызыклы категорияне һәм төрле катлаулылыктагы сорауларны сайлап ала, иң күп балл җыя һәм үз белемнәрен сынап карый алды. Китапханә фондындагы Пушкин әсәрләрен укырга теләүче балалар өчен китап күргәзмәсе оештырылган иде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: