«Хәрби хезмәт сафларында»: Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсе (12+)

22 февраль көнне 23 нче номерлы китапханәдә яшүсмерләр өчен «Хәрби хезмәт сафларында» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уздырылды.

23ф. Праздник к 23 февраля Армейский калейдоскоп
23ф. Праздник к 23 февраля Армейский калейдоскоп (7)
23ф. Праздник к 23 февраля Армейский калейдоскоп (5)
23ф. Праздник к 23 февраля Армейский калейдоскоп (4)
23ф. Праздник к 23 февраля Армейский калейдоскоп (3)
23ф. Праздник к 23 февраля Армейский калейдоскоп (2)

Бәйрәм егетләрне Армия сафларына «кабул итү» белән башланды. «Яшь солдатлар» «устав», «казарма», «присяга» сүзләренең төшенчәләре белән таныштылар. Алар «Армия тарихы», «Хәрби техника», «Хәрби дәрәҗә», «Каһарман ирләр» дип аталган интеллектуаль уеннарда көчләрен сынаштылар. «Связист», «Байрак йөртүче» бәйгеләрендә; Ватанны саклаучыларга багышланган җырлар аукционында катнаштылар; хәрби башваткычлар чиштеләр.

Чара барышында «Тыныч вакытта армия хезмәте кирәкме?», «Сугыш вакытында армия нинди функцияләр башкара?», «Бүген армиядә хезмәт итүнең дәржәсе бармы?» кекбек сораулар күтәрелде.

Бәйрәм армия хезмәте турындагы җырлар һәм шигырьләр белән аралашып барды. Кызлар катнашында, егетләргә шигъри котлау оештырылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: