«Һәркөнне кызыклы китап» Танып белү сәгате (6+)

Татар китап нәшрияты оешуга 100 ел булу уңаеннан, Үзәк балалар китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Һәркөнне кызыклы китап» исемле танып белү сәгате узды.

IMG-20190920-WA0006 – копия
IMG-20190920-WA0005 – копия
IMG-20190920-WA0010 – копия
IMG-20190920-WA0011

Шул дәвер эчендә нәшрият үскәннән-үсә барды, ул вакытта әле яңа иҗат үрләрен яулый гына башлаган, хәзерге көндә исә исемнәре Татарстан һәм Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә танылган бик күп яңа талантлы авторларны ачты. Балалар нәшриятның барлыкка килү тарихы, аның аякка басуында һәм үсешендә үзләреннән зур өлеш керткән язучылар белән танышты. Укучылар нәшриятның сайтында татар телендә аудиокитаплар тыңларга һәм электрон китапларны үзеңә алырга мөмкинлеге турында белде. Шуннан соң балалар өчен Татар китап нәшрияты китапларына күзәтү ясалды. Алар татар шагыйрьләренең шигырьләре, ике һәм өч телдә басылып чыккан китаплар белән танышты, табышмаклар чиште, иллюстрацияле татар-рус тематик сүзлеген карады, тавышлы «Әлифба» ярдәмендә татар хәрефләренең дөрес әйтелешен ишетте. Китаплар балаларның күңеленә хуш килде, күбесендә аларны уку теләге уянды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: