«Берендеев патшалыгында» исемле танып белү-уен программасы (6+)

14 һәм 18 июнь көннәрендә 22 нче санлы китапханә «Кояшкай» мәктәп яны лагере балалары өчен «Берендеев патшалыгында» исемле танып белү-уен программасы үткәрде. Су – планетабызның иң гадәти һәм шул ук вакытта иң гаҗәеп күренеше. Чара башында балаларга су турында мәгълүмат бирелде. Шуннан соң катнашучыларга тавышлы табышмаклар тәкъдим ителде, балалар зур кызыксыну белән җавап бирде (тавышны тыңлап, нәрсә шаулавын белергә тиеш булдылар, мәсәлән, чишмә, яңгыр, гөрләвек, инеш, шарлавык, океан һ.б.тавышы). Дөрес җаваптан соң, укучыларның игътибарына әлеге су чыганагы турында өстәмә мәгълүмат бирелде. Алар шарлавыкларның матурлыгына соклана алды, ә иң танылган Ниагара шарлавыгы һәм Җир йөзендә иң биек Анхель шарлавыгы турында видеосюжет карап, аларның ни өчен нәкъ менә шулай аталулары турында белде. Музыкаль тәнәфес вакытында балалар бик мавыгып «су» сүзе кергән җырларны башкарды.

Шуннан соң аларны урманнарыбызда яшәүче җәнлекләр һәм кошлар белән очрашу көтте. Балалар янәдән тавышлы табышмакларны чиште, әмма бу юлы тавышны тыңлап, хайван яисә кошны атарга тиеш булдылар, җавап биргәннән соң әлеге җәнлеккә кагылышлы кызыклы мәгълүматлар алдылар (мәсәлән, чикерткәнең аяклары белән ишетүе, ә энә карагының 28 мең күзе барлыгы, аю бал яшерелгән урынны белүче, ә поши ул урман «сыеры» икәнлеге һ.б.) Чара азагында балалар «Большой Ух» мультфильмын карады һәм үзләренә шундый нәтиҗә ясады: кеше гомере буе су белән бәйләнештә тора, шуңа да карамастан су табигатьнең иң серле могҗизасы булып кала бирә. Һәм тагын Җир йөзендә бик күп төрле хайваннар һәм кошлар бар, аларның һәрберсе үзенчә яши.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: