«Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез – көн күрмәс» танып белү уены (6+)

2019 елның 22–27 августында башкалабыз Казанда WorldSkills — эшче һөнәрләр буенча Дөнья чемпионаты узачак. Шул уңайдан 12 нче санлы татар китапханәсе хезмәткәрләре җәйге мәктәп яны лагерьларына йөрүче балалар өчен танып белү уены үткәрде.

1
2
3
4
5

Уен дәвамында төрле һөнәр ияләренә багышланган шигырьләр яңгырады, балалар WorldSkills халыкара хәрәкәте тарихы белән танышты, табышмакларга җавап бирде, башваткычлар, филвордлар чиште.

Мавыктыргыч уен ярдәмендә китапханәчеләр балаларга барлык һөнәрләрнең дә яхшы һәм кирәк булуын аңлатты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: