«Яраткан шәһәребезнең үзенчәлекле урыннары» Танып белү уен-сәяхәте (0+)

18 июль көнне 15 нче санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Яраткан шәһәребезнең үзенчәлекле урыннары» исемле танып белү уен-сәяхәте үткәрде. Алып баручы балаларга шәһәребез мәйданнары, яр буйлары, күпләребез өчен таныш бульварлар, «ТКХ хезмәткәрләре скверы», «Зодиак билгеләре скверы», «Табибларга дан скверы», «Мәрхәмәтлек скверы» кебек кайбер гадәти булмаган скверлары турында сөйләде һәм аларны күрсәтте. «Высоцкий мәйданы», «Азатлык мәйданы – бүген», «Табеев яр буе», «Энтузиастлар бульвары», «Шишкин бульвары», «Кереселидзе бульвары» дип исемләнгән видеороликлар ярдәмендә балаларга шәһәребезнең җәяүлеләр генә йөри торган ял итү урыннары белән танышып, үзләрен шул матур урыннарда итеп күзаллый да алырга мөмкин булды.

dav
dav
dav
dav
sdr

Нәниләргә аңлаешлы итеп «мәйдан», «бульвар» һәм «сквер» сүзләре арасындагы аерманы төшендерделәр. Ә «Яр буе» паркы һәм «Тарзан» бау паркы фотосурәтләре, шулай ук «Урманчы йорты каршында» исемле чишмә турындагы риваять балаларда аеруча зур кызыксыну уятты. Шәһәрнең ике җәяүлеләр күпере белән виртуаль рәвештә танышканнан соң, балалар «Күпер аша чык һәм байракны ал» уенында бик теләп катнашты. Аның максаты игътибарлылыкны үстерү һәм Яр Чаллы туграсы, Татарстан байрагы белән таныштыру иде. Чараны «Республикабызның кызыклы һәйкәлләре» исемле викторина-сәяхәт дәвам итте. Анда балалар экранда сурәтләнгән фигураларны искә төшерергә һәм белергә тиеш булды. Мәсәлән, Тәтештә урнашкан 960 килограммлы кырпы балыгы һәйкәле, Казандагы Шүрәле һәйкәле, Зәйдәге космонавт эткә һәйкәл, Чаллының «Мисбах» мәчете, Яшел Үзәндәге йомырка һәйкәле һ.б. Уен-сәяхәт китапханә буенча экскурсия белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: