«Космик әкият» исемле танып белү уены (0+)  

25 июльдә 15 нче санлы китапханә мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Космик әкият» исемле танып белү уены уздырды.

sdr
sdr
dav
dav
dav

Ерак йолдыз киемендәге алып баручы балалар белән бергәләп Киек каз юлы буйлап виртуаль космик сәяхәткә кузгалды. Нәни китап сөючеләр йолдызлар һәм планеталарның аермасы, Кояш системасы планеталарының нинди булулары, космик киңлектә тагын ниләр барлыгы һәм йолдызлыкларны кем уйлап чыгаруы турында белде. Балалар «Кояш авырып китте» әкиятен карап, Кояш юкка чыкса, безнең планета белән ни булачагын аңлады. Ә йолдызларның ничек тууы, яшәве һәм юкка чыгуын «Космос балалар өчен: йолдызлар, йолдызлыклар һәм кара тишек» мультфильмы күрсәтте. «Кораблар – стартка!» һәм «Кояш системасы картасын җый» уеннарында катнашу өчен, балалар ике командага бүленде. Уен барышында аларга тиз арада һәм дөрес итеп җыярга, барысын да үз урыннарына куярга һәм шул ук вакытта бердәмлек һәм тапкырлыкларын эшкә җигәргә туры килде. Нәтиҗәдә дуслык җиңеп чыкты. Чара «Планеталар турында һәм балалар өчен космос» мультфильмын карау һәм «Ә сез ышанасызмы?..» исемле шаян викторина белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: