«Үскәч кем булырга телисез?» Танып-белү әңгәмә-уены (6+)

8 февраль көнне 15 нче санлы китапханә, Татарстанда Эшче һөнәрләр елы кысасында, башлангыч сыйныф укучылары өчен  «Үскәч кем булырга телисез?» дип исемләнгән танып-белү әңгәмә-уены уздырды.

1
2
3
4
5
6

Балалар төрледән-төрле һөнәрләр, аларның замана таләпләре буенча барлыкка килүе һәм юкка чыгуы турында мәгълүмат алды. «КАМАЗ» заводы мисалында укучылар эшче һөнәрләрнең башкалардан аермасы, аларның үзенчәлеге, Республикада 2019 ел ни өчен нәкъ менә эшче һөнәрләр елы булып игълан ителүе хакында белде.

Балалар исә бик теләп әлеге заводта эшләүче әти-әниләре, автогигантның эшчәнлегендә аларның тоткан урыны турында сөйләде. «Һөнәрне бел» викторинасы, «Капчыкта ни ята» уены һәм «Үскәч кем булырга телим» театральләштерелгән тамаша укучыларга аң-белемнәрен күрсәтергә булышты. Соңгысында укучылар төрле авторларның һөнәрләр турындагы шигырьләрен рольләргә бүлеп сәнгатьле итеп укыды.

Чара барышында балалар хезмәт турында мәкальләрне искә төшерде, В.Маяковский, Л.Левина, А.Бартоның һөнәрләргә багышланган шигырьләрен укыдылар. Соңыннан «Барлык һөнәрләр дә кирәкле» мультфильмы күрсәтелде һәм әлеге теманы яктырткан китапларга күзәтү ясалды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: