«Йөрәкләрдә яшисең син, шагыйрь!» Ф.Кәрим иҗаты буенча әдәби-музыкаль кичә (16+)

5 февральдә 12 нче санлы китапханә Чаллы педагогия көллияте студентлары белән берлектә, татар әдәбиятының зур горурлыгы, патриот-шагыйрь Фатих  Кәримнең тууына 110 ел тулу уңаеннан, «Йөрәкләрдә яшисең син, шагыйрь!» исемле әдәби- музыкаль кичә уздырды.

Ф. К__рим
Ф. К__рим 3
Ф. К__рим 2

Чара барышында студентлар Фатих Кәрим шигырьләрен илһамланып укыды, аның тормыш юлын, каһарманлыгын искә алды, җырларын башкарды. Кичәдә Р.Харисның «Күзләреңнән үбеп..» драматик повестеннан видеоязмалар күрсәтелде. Китапханәче шагыйрьнең соңгы батырлыгы турында Ренат Харис иҗат иткән «Өченче ядрә» шигыренең  язылу тарихы белән таныштырды, Фатих Кәримнең Казан музеенда саклана торган хәрби шинеле хакында бәян итте.

Кичә җылы рухта, бер сулышта үтте.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: