«Минем китапханәмдә Татар китап нәшриятының иң борынгы китабы» акциясенең нәтиҗәләре билгеле (6+)

6 августтан алып 25 сентябрьгә кадәр шәһәр Үзәк китапханәсендә Татар китап нәшриятының 100 еллыгына багышланган «Минем китапханәмдә Татар китап нәшриятының иң борынгы китабы» исемле акция үтте. Акциядә Чаллы һәм якын-тирә районнарда яшәүче, шәхси китапханәләрендә Татар китап нәшриятында төрле елларда басылып чыккан китаплары булган кешеләр катнашты. Акция нәтиҗәләре буенча Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә «Укучы белән 100 ел бергә» исемле күргәзмә оештырылды, анда Татар китап нәшриятында нәшер ителгән иң борынгы китаплар тәкъдим ителде.

IMG_5960
IMG_5958
IMG_5955
IMG_5952
IMG_5947
IMG_5941
IMG_5937
IMG-20190926-WA0052
IMG_5934

26 сентябрь көнне Үзәк китапханәдә акциягә нәтиҗәләр чыгарылды һәм җиңүчеләр бүләкләнде. Барлыгы 30 дан артык кеше катнашты. Узган гасырның 70-80 нче елларында басылып чыккан китапларның хуҗалары катнашучы сертификаты алды. 50-60 нчы елларда нәшер ителгән китаплар өчен катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. «Минем китапханәмдә Татар китап нәшриятының иң борынгы китабы» республика акциясенең муниципаль этап җиңүчесе булып Шота Руставелиның 1939 елда басылып чыккан «Юлбарыс тиресе ябынган батыр» басмасын алып килгән Марс Нәфыйк улы Яһудин танылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: