«Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы – изге эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе (6+)

«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ китапханәләре «Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы – изге эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясендә катнашты.

Әлеге акция кысаларында 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре балалар өчен әдәби уеннар үткәрде. Яшь китап сөючеләр әдәби геройларны танып белде, әкият аланында кунакта булды, табышмаклар тукталышында ял итте, тизәйткечләрне аңлаешлы итеп әйтергә өйрәнде һәм тартмачыктан яхшы китапларны сайлап алды. «Балалар, әйдәгез дус яшик!» уенында исә В.Катаевның «Цветик-семицветик» һәм В.Осееваның «Волшебное слово»  әсәрләре геройларының уңай һәм тискәре сыйфатларын ачыклады.

13ф.Милосердие (4)
13ф. Милосердие
13ф.Милосердие (2)
13ф.Милосердие (3)

1 нче санлы китапханә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендәге укучылары өчен «Мәрхәмәтле куллар иҗаты» исемле иҗат сәгате уздырды. Бу көнне җыелганнарны кул эшләренә мәхәббәт берләштерде. Һәрберсе үзләренең яраткан шөгыле турында сөйләде һәм үз тәҗрибәләре, осталык серләре белән уртаклашты. Арт-студия җитәкчесе З.Ф.Суфьянова бисердан матур әйберләр ясау буенча мастер-класс үткәрде. Чарага «Яраткан эшемә йөрәк җылысын кушып» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

602
600
601

11 нче санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Һөнәр сайлау – киләчәккә юлны сайлау» дип исемләнгән әңгәмә-презентация үткәрелде. Балаларга «Һәр һөнәр үзенчә мөһим» күргәзмәсендәге китаплар турында, һөнәрләрнең күптөрлелеге һәм кеше өчен һәрберсенең мөһимлеге, дөньяда 50 меңнән артык төрле һөнәр булуы, әмма аларның бары тик 100е генә киң танылганлыгы хакында сөйләнде. Укучылар игътибарына киләчәктә һөнәр сайлаганда искә алынырга тиешле төп моментлар турында слайд-презентация тәкъдим ителде.

IMG-20190909-WA0024
IMG-20190909-WA0015

8 нче санлы китапханә хезмәткәрләре 19 нчы «Аленка» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә кунакта булды. Алар китапханә укучылары бүләк иткән китаплар һәм уку-язу әйберләрен балаларга тапшырды. Китапханәчеләр укуның файдасы турында сөйләде, викторина уздырды, бүләк ителгән китапларга бергәләп күзәтү ясалды. Чара азагында барысы да балалар китапханәсенә чакыру алды.

 

IMG_0004
IMG_0006

6 нчы санлы китапханәдә 77 нче гимназия укучылары катнашында «Без төрле, әмма без бергә» исемле тренинг-дәрес үткәрелде.

Интерактив уен яхшылык һәм явызлык арасындагы аерманы аңларга ярдәм итте, һәрвакыт мәрхәмәтлелек, ихтирам хисе булсын һәм бер-береңне аңлашып яшәр өчен нишләргә кирәклеген күрсәтте.

«Дус-тату Татарстан» күргәзмәсен карау халыклар дуслыгы темасы буенча фикер алышуга китерде.

Толерантность , что это
Мы разные, но мы вместе
Книжная выставка

15 нче санлы китапханә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Мәрхәмәтлелек балачактан башлана» исемле әдәби-танып белү сәгате уздырды.

Төрле тормыш хәлләре мисалында балаларга «яхшылык» һзм «явызлык», «ярдәмчеллек» һәм «түземлелек», «кайгырту» һәм «ярату» төшенчәләренең мәгънәсе турында сөйләнде. Укучылар илһамланып яхшы сүзләр һәм уйлар турында сөйләште, «яхшылык» сүзе кергән мәкаль-әйтемнәрне искә төшерде, чөнки изге эш-гамәлләр нәтиҗәсендә генә бердәмлек һәм бер-береңне аңлауга ирешергә мөмкин.

6
3
4

9 сентябрь көнне 15 нче санлы китапханә хезмәткәрләре сәламәтлекләре чикләнгән укучылары янына барды. Китапханәчеләр аларга яраткан әдәбиятларын, бүләкләр, шуның белән бергә игътибар һәм күңел җылысы алып килде. Укучылар әлеге җылы аралашуга куанды, күңелләренә хуш килгән китапларын сайлап ала алды, гомумән, әлеге очрашудан канәгать калды. Алар китапханәчеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерде.

20190909_135443
IMG-20190909-WA0015

5 нче санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Кызыклы һөнәрләр дөньясында» исемле танып белү сәгате узды. Китапханәче иң үзенчәлекле һәм «татлы» һөнәр – шоколатье турында сөйләде. Ул шоколад массасыннан төрле тәм-томнар, конфетлар, автор рецептлары буенча фигуралы һәм классик шоколадлар ясый. Видеоматериал карап, балалар илебезнең кондитер фабрикалары белән танышты. Ә презентациядән шоколатьеның эше турында, әлеге сирәк очрый торган һөнәргә кайда өйрәнергә һәм шоколад осталарының нинди гадәти булмаган татлы ризыклар ясарга сәләтле булуы хакында белде.

IMG-20190909-WA0000
IMG-20190909-WA0010
IMG-20190909-WA0002
IMG-20190909-WA0014

23 нче санлы китапханәдә «Һөнәри ГИД» программасы буенча өлкән сыйныф укучылары өчен «Минем һөнәрем» исемле телдән журнал үткәрелде. Чара барышында балалар китапханәченең һөнәр сайлауның мөһимлеге турында сөйләвен тыңлады, сүзлектән «һөнәр», «квалификация», «вазифа» сүзләренең аңлатмасын тапты, иң борынгы һәм яңа һөнәрләр турында сөйләште, хезмәт турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшерде, «Син һәм синең һөнәрең» тестын үтте, «Һөнәри гороскоп»ка күз салды; төрле уен һәм бәйгеләрдә, «Һөнәрне танып бел» пантомимасында катнашты; «Әдәби геройның һөнәре» викторинасы сорауларына җавап бирде. Мәгълүмат өстәлендә һөнәри ориентация буенча китаплар, брошюралар, интернет-сайт адреслары тәкъдим ителде.

23ф. Устный журнал Моя профессия, в рамках Добрый Татарстан (2)
23ф. Устный журнал Моя профессия, в рамках Добрый Татарстан (3)
23ф. Устный журнал Моя профессия, в рамках Добрый Татарстан (4)
23ф. Устный журнал Моя профессия, в рамках Добрый Татарстан

9 сентябрь көнне Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән бергә башлангыч сыйныф укучылары һөнәрләр дөньясына юл тотты. Анда балаларны берничә раундтан торган кызыклы интерактив уен көтеп торды. Укучылар ике командага бүленеп, «Капчыктагы башваткычлар», «Әдәби геройларның һөнәрләре», «Чәчәк-аукцион», «Ребуслар» бәйгеләрендә ярышты. Балалар бик теләп һәм азарт белән сорауларга җавап бирде. Гомумән, алар төрле һөнәрләр турындагы белемнәрен киңәйтте һәм һәр һөнәр үзенчә әһәмиятле, һәрберсен хөрмәт итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килде.

цдб 9.09 (2)
цдб 9.09 (3)

10 сентябрь көнне исә Үзәк балалар китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Үзебез өчен саклап калыйк» исемле мәгълүмат сәгате узды. Чара төп сүз «ярдәм итегез» булган кроссвордны чишү белән башланды. Балалар бүгенге көндә ярдәмгә мохтаҗ җәнлекләр турында үз фикерләре белән уртаклашты. Җавапларның күбесе Кызыл китапка кертелгән хайваннар һәм үсемлекләргә кагылды. Әлеге китапның барлыкка килү тарихы турында сөйләгәннән соң, аның битләре буенча виртуаль сәяхәт итәргә тәкъдим ителде.

10.09 (2)
10.09

10 сентябрь көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучылары өчен «Тыюлык сукмакларыннан» исемле виртуаль экологик экспедиция оештырды.

Экспедициянең юлы илебез һәм туган ягыбызның гаҗәеп матур табигать почмаклары буйлап узды. Яшь китап сөючеләр Байкал күле турында легендаларны тыңлады, ни өчен Байкал суының үтәкүренмәле һәм чиста булуы хакында белде. «Кивач» тыюлыгында балалар Төньяк Карелиянең кабатланмас матурлыгы һәм андагы искитмәле табигать әсәре – Кивач шарлавыгы белән очрашты. Камчатканың күренекле табигате – Кроноцкое тыюлыгы, гейзерлар үзәне, Кропоткин бозлавыклары да балаларда соклану уятты. Экспедициянең тагын бер пункты Командор утраулары булды.

Сәяхәт барышында экспедиция безнең якларга да килеп җитте – укучылар Идел-Чулман тыюлыгы һәм «Түбән Кама» Милли паркында булды. Балалар туган як табигатенең бөтен матурлыгын һәм күптөрлелеген күрде, аның кеше алдында көчсезлеге турында белде. Чара азагында яшь сәяхәтчеләр табигатебезне сакларга дигән үгет-нәсыйхәт алды.

10ф. Виртуальная экологическая экспедиция (1)
10ф. Заповедными тропами
10ф. Книжная выставка

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: