«Павел Бажов – әдәби хикәят остасы» («Павел Бажов – мастер литературного сказа») (6+)

24 гыйнвар көнне 15 нче санлы китапханә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен П.П.Бажов юбилеена багышланган «Павел Бажов – әдәби хикәят остасы» дип исемләнгән әдәби әкият сәгате уздырды.

5
3

Укучылар язучының бик кырыс гаиләдә тәрбияләнүе, гомер буе укытучы булып эшләве, лаеклы ялга чыккач кына иҗат итә башлавы кебек тормышындагы кызыклы фактларны ишетте. «Урал тылсымчысы хикәятләре» («Сказы Уральского волшебника») видеовикторинасы буенча балалар әкият һәм хикәятнең аермасын аңлады, язучы әсәрләрендәге геройларның нинди булуы һәм нәрсә өчен көрәшүләре турында белде. «Таш чәчәк» («Каменный цветок») хикәятеннән өзекне сәхнәләштереп, балалар үзләрен актерлар буларак сынап карады һәм ни өчен дөньяда барысына да үзең ирешү мөһимлеге турында уйланды.

«Мозаиканы җый» («Собери мозаику») исемле уен Урал һәм Урал тауларының кырыс табигатен тоярга ярдәм итте. Әдәби сәгать Павел Бажов китапларына күзәтү ясау белән төгәлләнде.

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: