28 июнь көнне 16.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында Ләйсән Исламгәрәеваның «Җәйге импровизация» исемле шәхси күргәзмәсе ачылачак.
Ул – Татарстанның Халык рәссамы Мадияр Хаҗиевның шәкерте, аның «Рәсем сәнгате студиясендә» 2015 елдан бирле шөгыльләнә.
Экспозициядә натюрмортлар, портретлар, пленэрда язылган җәйге пейзажлар тәкъдим ителәчәк. Ачылу тантанасында Ләйсән үзенчәлекле техника буенча мастер-класс үткәрәчәк, тамашачылар арасында рәссамның бер картинасы бушлай уйнатылачак.
Рәхим итегез! Керү ирекле.
Белешмәләр өчен телефон 70-02-26.
|