«Ватанының даны һәм мәхәббәте ул» Бәйрәм чарасы (6+)

6 июнь көнне 14 нче санлы китапханәгә кунак булып җәйге ял лагерьларына йөрүче балалар килде.  Бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның туган көненә багышланган бәйрәм аның шигырьләрен укудан башланды. Шуннан соң балалар аның әкиятләре буенча сәяхәткә кузгалды, һәрберсендә кунак булды һәм «А.С.Пушкин әкиятләрен беләсеңме?» викторинасы сорауларына җавап бирде, төрле бәйгеләрдә катнашты. Балалар биремнәрне яхшы итеп үтәде, тапкырлыкларын һәм Пушкин иҗатына карата мәхәббәтләрен күрсәтте.

20190605_152823
20190605_153748
20190605_155437

Чара барышында балаларга «Пушкин турында билгеле һәм билгесез фактлар» презентациясе тәкъдим ителде. Китапханәче сөйләгәннәрне тыңлап, күпләр бөек шагыйрьне үзләре өчен көтелмәгән яктан ачты бу көнне. Алар язучының нинди спорт төрләре белән, ә дөресрәге «дөрес шөгыльләр» белән мавыгуын белде.  Александр Сергеевич Пушкинның гимнастика белән шөгыльләнүе, шахмат уйнавы, бокс һәм йөзү белән мавыгуы күпләр өчен ачыш булды. «Михайловское музей-утары» презентациясе күрсәтелде. Бөек Ватан сугышы чорында тыюлыкны азат итү, сугыштан соңгы елларда аны торгызу тарихы балаларның күңелләрен тетрәндерде. Пушкинның каберен юкка чыгудан саклап, аны миналардан арындырганда тугыз сапер һәлак була. Аларның иң яшенә – 18, ә иң өлкәненә 36 яшь була. «Пушкин – ул үзе Россиянең сулар һавасы. Кайчакта аны сулау турында онытырга да мөмкин, әмма аны суламау мөмкин түгел», – дип әйткән азат итүчеләрнең берсе ефрейтор Селиванов. Чара азагында балалар «Пушкинның Лукоморьесы» исемле китап күргәзмәсенә игътибар итте, анда шагыйрьнең әсәрләре тәкъдим ителгән иде. А.С.Пушкинның әсәрләре яшәвен дәвам итә, димәк, шагыйрь дә кешеләр йөрәгендә яши әле.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: