«Ялкынлы тоткын» Телдән журнал (6+)

12 февральдә 10 нчы санлы китапханәдә каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен бәйрәм итү һәм аның «Моабит дәфтәрләре» җыентыгының 75 еллыгы уңаеннан «Ялкынлы тоткын» исемле чара узды.

10ф. Видеоролик на стихотворение лВарварство¬
10ф. Книжная выставка
10ф. Устный журнал лОгненный узник¬
10ф. Читаем стихи М. Джалиля

Телдән журнал битләрен ача барган саен, балалар шагыйрьнең катлаулы тормыш юлы, аның иҗаты турында күбрәк мәгълүмат туплый алды, кечкенә Мусаның тәүге шигырьләрен 10-11 яшендә иҗат итүе, әмма аларның безнең көннәргә кадәр килеп җитмәве кебек кызыклы фактлар турында белде. Муса Җәлилнең данлыклы «Моабит дәфтәрләре»ндә тупланган шигырьләренең видеоязмаларын карап, укучылар үз фикерләре белән уртаклашты. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен тыңлап кына калмады, үзләренең күңелләренә ошаганнарын сәнгатьле итеп укыды. Алар арасында «Кызыл ромашка», «Җырларым», «Ышанма», «Алман илендә», «Батырлык турында» шигырьләре күпләргә таныш.

Китапханәнең уку залында «Батырлык шагыйре» китап күргәзмәсе оештырылды. Анда шагыйрьнең үз китаплары белән бергә аның турындгы басмалар да тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: