Бәйгеләр (0+)

Кадерле дуслар!

Яңа елда – яңа бәйгеләр! Барыгызны да «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе бәйгеләрендә катнашырга чакырабыз.

1. И.А.Крылов иҗатына багышланган бәйгеләр :

– «И.Крыловның гыйбрәтле мәсәлләре» («Мудрые басни И. Крылова») шәһәркүләм гаилә бәйгесе  (1 нче санлы китапханә)

– «Без Крылов бабай мәсәлләреннән» («Мы из басен дедушки Крылова») исемле шәһәркүләм рәсемнәр һәм кул эшләре бәйгесе (8 нче санлы китапханә) 

– «Крылов бабайда кунакта» («В гостях у дедушки Крылова») шәһәркүләм иҗади бәйгесе (16 нчы санлы китапханә)

Әлеге бәйгеләрнең төп геройлары – И.А.Крылов һәм аның танылган мәсәлләрендәге персонажлар. И.А.Крылов драматург, нәшир буларак билгеле, шулай да халыкара танылуны аңа өлкән яшьтә иҗат иткән мәсәлләре алып килгән. Аның 200 дән артык мәсәле бар.

2. А.С.Пушкин иҗатына багышланган бәйгеләр

6 июньдә Александр Сергеевич Пушкинның тууына 220 ел була. Сезне шул уңайдан оештырылган бәйгеләрдә катнашырга чакырабыз:

«Без Пушкин белән кечкенәдән таныш» («Мы с Пушкиным знакомы с малых лет») шәһәркүләм иҗади эшләр бәйгесе (11 нче санлы китапханә) 

– «Гаҗәеп әкиятләр!» («Что за прелесть эти сказки!») шәһәркүләм рәсем бәйгесе   (5 нче санлы китапханә)

– «Бөек Пушкинның әкият остаханәсендә» ( «В сказочной мастерской великого Пушкина») шәһәркүләм рәсемнәр һәм кул эшләре иҗади бәйгесе (Үзәк балалар китапханәсе)

Әлеге һәм башка бәйгеләр турында төгәлрәк мәгълүмат белән Шәһәр бәйгеләре һәм акцияләре битендә таныша аласыз.

Белешмәләр өчен телефон: 70-12-52.

Укыгыз, иҗат итегез һәм җиңү яулагыз!

Поделиться: