Китапханәдә яңа ел иртәсе узды (0+)

20 декабрьдә 17 нче китапханәдә  «Яңа ел – шәм, чыршы, әйлән-бәйлән» дигән балалар иртәсе узды.

DSCF4590
IMG-20171220-WA0006
DSCF4588

Бу чарада балалар Яңа ел чыршысының  тарихын  һәм бу бәйрәмне төрле илләрдә ничек каршылаулары турында белделәр.  Яшь укучыларыбыз сәнгатьле итеп кыш һәм яңа елга багышланган шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар, котлау телеграммалары җибәргән  әдәби геройларның исемнәрен таптылар.

Балалар «Әкияткә алып баручы юл», «Чыршыкай», «Яңа ел чыршысын бизә» уеннарында, кызыклы конкурсларда катнаштылар. Бәйрәмдә катнашучыларга кечкенә бүләкләр тапшырылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: