Яңа елда күңел ачулар (6+)

Кышкы каникуллар һәм раштуа бәйрәмнәре чорында шәһәр Үзәк китапханәсендә генә түгел, аның күчмә нокталарында да танып-белү һәм күңел ачу чаралары узды.

3
11
7
9
8
1
4
6
10

«Яңа ел капка төбендә», «Яңа ел белән», «Карлы уеннар», «Кышкы бизәкләр» чаралары вакытында балалар төрле илләрдә Яңа елны каршылау йолалары һәм гореф-гадәтләре белән танышты. Алар бик теләп, «Волшебные рукавички», «Попади в цель», «Снежинка-пушинка», «Метель, вьюга, стужа» кебек яңа ел уеннарында һәм аттракционнарда катнашты. Ә «Минута славы» бәйгесендә балалар үзләренең талантларын күрсәтте, шигырьләр укыды, яңа ел җырларын башкарды, «По двору мороз идёт», «Веселый лапоть», «Примерзли» кебек уеннарда катнашты. Китапханәче белән бергә Раштуа һәм Кач ману бәйрәмнәре турында сөйләштеләр.

Күңелле  бәйге һәм уеннарда катнашып, балалар төрле бүләкләр һәм уңай эмоцияләр алды.

Шулай ук бу көннәрдә мастер-класслар узды. Анда балалар үз куллары белән бүләк әзерләде һәм аны матурлап тышлады. Балалар үзләренең түземлелекләрен, якыннарын осталыклары белән куандыру теләген күрсәтә алды.

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: