Китапханәдә «Музейлар төне – 2020» онлайн режимда узачак (6+)

Бесплатно

16 май көнне Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсе тәүге тапкыр «Музейлар төне – 2020» бөтенроссия мәдәни акциясенә кушыла. Акциянең төп темасы – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы.  

Чаллы шәһәр Үзәк китапханәсенең «ВКонтакте»дагы төркемендә  (https://vk.com/bibl_chelny) 17:00 сәгатьтә Әдәбият тарихы музее буйлап виртуаль экскурсия онлайн-трансляцияләнәчәк. Тамашачылар игътибарына Икенче Удар Армиясенең сугыш хәрәкәтләре барган урыннарда табылган сирәк экспонатлар, шулай ук Үзәк китапханә хезмәткәре Роза Хәмидуллина тарафыннан Мясной Бор авылы янында Үлем Үзәнендә төшерелгән фотолар тәкъдим ителәчәк. 

Онлайн-трансляциядә прозаик, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Марс Яһудин кунак булачак. Туры эфирда автор үзенең фронтовик әтисенә багышлаган «Тормыш бу…» («Таков его жизненный путь») китабы турында сөйләячәк. Китапның нигезендә Нәфыйк аганың Бөек Ватан сугышы вакытында көрәш кырында алып барган көндәлек язмалары ята. 

#Ночьмузеев#Культураонлайн#библиотекиЧелнов#культураЧелнов

 

Поделиться: