Әфган сугышының онытылмас геройлары: сугышчы-интернационалистлар истәлегенә багышланган хәтер кичәсе (12+)

2 нче февраль көнне 17 нче балалар китапханәсендә «Әфган сугышының онытылмас геройлары» дип аталган Ватаннан читтә хәрби бурычларын үтәгән сугышчы-интернационалистлар көненә багышланган кичә үтте.

Өлкән сыйныф укучылары белән очрашуга сугышчы-интернационалист, «КамАЗ» футбол командасының тренеры Борисов Виктор Александрович килде. Яшүсмерләр аңа хәрби каршылыклар, ул катнашкан хәрби операцияләр турында сораулар бирделәр. Виктор Александрович алып килгән фотосурәтләр, кинохроника кадрлары яшүсмерләргә Әфган сугышын аңларга ярдәм итте, ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәгән солдатларга  ихтирам хисе уятты.

Сугышчы-әфганчылар язган шигырьләр һәм җырлар, «Әфганстан минем күңелдә» исемле электрон презентация кичәне тулыландырды.

Поделиться: