Үзәк балалар китапханәсендә Куркынычсыз Рунет атналыгы (0+)

2019 елның 5 февраленнән алып 14 февраленә кадәр Үзәк балалар китапханәсендә Куркынычсыз Рунет атналыгы узды. Ул –Россиянең цифрлы технологияләрне куркынычсыз һәм уңай куллану мәсьәләләренә багышланган төп вакыйгасы.

Китапханә холлында Интернет челтәрен куркынычсыз куллану буенча киңәшләр һәм гади кагыйдәләрдән торган «Сез һәм Куркынычсыз интернет» исемле мәгълүмати такта әзерләнгән иде. «Интернетның уңай һәм тискәре яклары», «Балалар өчен Куркынычсыз интернет булдыру турында ата-аналарга белешмә» шундыйлардан.

Атна буена китапханәдә балалар һәм яшүсмерләр белән «Ә син Куркынычсыз интернет турында беләсеңме?» исемле сорау-җавап уздырылды. Анда интернеттагы куркынычсызлык буенча иң актуаль мәсьәләләр күтәрелде.

Уку залында төрле яшьтәге укучылар белән бергә заманча мәгълүмат өлкәсендә үзеңне җаваплы һәм куркынычсыз тоту кагыйдәләре, бүгенге көндә дөньякүләм Интернет челтәре нинди популяр хезмәтләр күрсәтә, мәгълүматны эзләү ничек башкарыла һәм башкалар турында әңгәмә узды.

«Дәүләт хезмәтләре белән якыннан танышып» дип аталган практикум барышында өлкән буын укучылары китапханәләрдәге ресурслар һәм заманча мөмкинлекләр, китапханәнең сайты, Интернетта эшләгәндә шәхси куркынычсызлык, Дәүләт хезмәтләре порталының гражданнар өчен нинди мөмкинлекләр тәкъдим итүе турында бик кызыксынып өйрәнде.

ЦДБ Практикум
ЦДБ Практикум (2)
ЦДБ Стенд (3)
ЦДБ Мастер-класс
ЦДБ Видео урок
ЦДБ Видео урок (3)
ЦДБ Стенд (2)
ЦДБ Блиц-опрос
ЦДБ Видео урок (2)

Пенсия, салым, штрафларга кагылышлы сораулардан тыш, портал теләсә кайсы дәүләт органы һәм структурсы белән эшчәнлек алып барырга мөмкинлек тудыра. Акциядә катнашучыларның һәрберсенә «Интернета куркынычсызлык кагыйдәләре» исемле белешмәлек бүләк ителде.

Урта мәктәп яшендәге китап укучылар «Интернетның китапханә битләре» мастер-классында катнашты, шәһәребезнең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, Үзәк балалар китапханәсе сайтлары белән танышты һәм «Президент мәктәп яшендәге балаларга» сайты буенча сәяхәттә булып кайтты.

Шулай ук уртанчы сыйныф укучылары өчен «Интернет белән дуслыгыбыз күп елларга сузылсын» исемле видео-дәрес үткәрелде. Чара барышында балалар Интернетта үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән танышты, анда сагалап торучы төрле куркыныч һәм хәвеф-хәтәрләрдән саклану мөһимлеге турында белде. Үз чиратында, балалар «Интернетта куркынычсыз эшләү турында мин нәрсә беләм?» исемле викторина сорауларына җавап биреп, Интернет челтәрендә үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре буенча белемнәрен һәм аны кулланудагы күнекмәләрен күрсәтте. «Интернетта мошенниклыктан саклан» һәм «Интернетта күңел ачулар һәм куркынычсызлык» дип аталган видеоязмаларны карадылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: