«Без Россиядә яшибез» Танып белү программасы  (6+)

11 июньдә 10 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре ГЭС бистәсенең 6 нчы мәхәлләсендәге «Безнең ишегалды» балалар спорт-уен мәйданчыгында Россия көненә багышланган танып белү-күңел ачу программасы уздырды.

10ф. викторина «Что я знаю о России»
10ф. Познавательно-развлекательная программа «Мы живем в России»
10ф. Немного об истории праздника

Чарада катнашучылар әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныша алды, ни сәбәпле дәүләт һәм гражданнар өчен әһәмиятле көнгә әйләнүе хакында белде.

Балалар бик теләп «Мин Россия турында нәрсә беләм?» викторинасы сорауларына җавап бирде. Дәүләт символлары турындагы табышмаклар барысының да күңеленә хуш килде, ә алып баручыларны, балаларның яше кечкенә булуга карамастан, дәүләт символикасын яхшы белүләре куандырды.

Программаның уен өлешендә теләге булган һәр бала төрле уеннарда, бәйгеләрдә һәм күңелле эстафеталарда катнаша алды. Бәйрәм чарасында катнашучыларның барысына да татлы призлар тапшырылды.

Чарада әлеге бәйрәмгә Россиягә багышланган китаплардан күргәзмә урнаштырылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: