Табигать, без – синең дуслар! (6+)

14 нче санлы китапханәдә мәктәп яны лагере балалары өчен «Табигать, без – синең дуслар!» исемле экологик турнир үткәрелде. Чара барышында балалар экология төшенчәсе, табигать һәм аның чыганакларын ничек сакларга кирәклеге, кешенең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысы һәм безнең уртак йортыбыз – Җир планетасын саклап калыр өчен нишләргә кирәклеге турында белде.

IMG-20190617-WA0006
IMG-20190617-WA0018
IMG-20190617-WA0003
IMG-20190617-WA0015

Балалар экология кагыйдәләре һәм гаҗәеп кызыклы фактлар белән танышты, кешенең әйләнә-тирә мохиттән – һава, су, болын-кырларның хуш исе, агачлар шаулавыннан башка яши алмавы, ә табигатьнең болар өчен бары тик бездән сакчыл караш һәм кайвакытта кечкенә генә ярдәм соравы ачыклады. Катнашучылар табигатьтә зарарлы, кирәкмәгән үсемлекләр һәм җан ияләре булмавы хакында белеп гаҗәпләнде. Алар барысы да үзара тыгыз бәйләнештә, һәрберсе үзенчә матур һәм файдалы. Төбәгебездә үсүче сирәк очрый торган үсемлекләр һәм дару үләннәренең исемнәре аталды. Аларның кайберләре хәтта Татарстанның гына түгел, ә Россиянең дә Кызыл китабына кертелгәнлеге турында мәгълүмат алдылар.  Чара дәвамында балалар төрле бәйгеләрдә көч сынашты: үсемлекләр һәм хайваннар турындагы викторина сорауларына җавап бирде, ТАБИГАТЬ сүзеннән яңа сүзләр төзеде, кошлар һәм балыклар турында табышмаклар, җәнлекләр турында кроссворд чиште. Китапханәче балаларга «Табышмакны укы – җавабын рәсемгә төшер» иҗади бәйгесе, «Дүртенчесе – артык» биремен тәкъдим итте. Соңгысында балалар дүрт үсемлек исеме арасыннан артыгын алып ташларга һәм ни өчен икәнен аңлатырга тиеш булды. Балалар «Балыкның күзләре кайда?» физкультминутында күзен йомган балык рәсемен ясап карады. Китапханәдә «Экология иленә сәяхәт» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Аның белән китапханәнең барлык укучылары таныша алды. Урта һәм өлкән мәктәп яшендәге укучылар экология мәсьәләләрен яктырткан китапларны таба алса, ә нәниләр өчен күргәзмәдә В. Бианки, Н. Сладков, И. Акимушкин һ.б.ларның үсемлекләр һәм хайваннар турындагы хикәя, әкият китаплары тәкъдим ителде, шулай ук мәктәп укучылары өчен табигать турындагы энциклопедик басмалар да бар иде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: