«Ай яңгыры» Җыр-моң һәм шигърият кичәсе (12+)

16 мартта 16.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсендә «Ай яңгыры» дип исемләнгән җыр-моң һәм шигърият кичәсе узачак. Чара Санкт-Петербург Язучылар оешмасы әгъзасы, «Иҗат итүче» («Созидатель») әдәби премиясе лауреаты, Алтын Пушкин медале Кавалеры, Г.Р.Державин исемендәге алтын медаль Кавалеры, «Портрет» номинациясендә Н.Гоголь исемендәге премия лауреаты, язучы һәм шагыйрә Юлия Андреева иҗатына багышлана.

Юлия Андреева үзе турында сөйләячәк, иҗаты белән таныштырачак һәм үзенең шигырьләрен, чәчмә әсәрләрен укыячак. Кичә дәвамында «Бизе» арт-төркеме башкаруында шагыйрәнең сүзләренә Лариса Варенцова көй язган җырлар яңгырап торачак.

Белешмәләр өчен телефон: 89196445729

Поделиться: