Танылган режиссер Татьяна Лиознованың 95 еллыгына багышланган әдәби кичә (18+)

Быел СССР тарихында иң танылган һәм уңышка ирешкән хатын-кыз – режиссер Татьяна Лиозновага 95 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан шәһәр Үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Татьяна Лиознова иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрде.

P_20190823_102725
P_20190823_102247

Әлеге чара өлкәннәр һәм инвалидлар өчен оештырылган пансионатта узды. Китапханәчеләр чарада катнашучыларга Татьяна Лиознованың тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Кичә барышында Любовь Тимофеева кайчандыр Т.Лиознова фильмнарында яңгыраган, зур популярлык казанган җырларны башкарды. Зал тулы тамашачы һәр чыгышны көчле алкышлар белән бәяләде, бәйрәмне оештыручыларга үзләренең рәхмәтләрен җиткерде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: