«Тылсымлы Пушкин илендә» Әдәби бәйрәм (6+)

6 июнь көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге хезмәткәрләре мәктәп яны лагере балаларын  «Тылсымлы Пушкин илендә» исемле әдәби бәйрәмгә чакырды. Бу чара кунакларны А.С.Пушкинның үлмәс шигърияте дөньясына алып кереп китте.

IMG_0264
IMG_0257
IMG_0270
IMG_0248

Китапханәнең бәйрәмчә бизәлгән залы да бу көнне әкияти рух тудырды. Бәйрәм балаларның бер-берсе белән танышу уены һәм шагыйрьнең тормыш юлыннан кызыклы фактларны белү белән башланып китте.  Балалар Пушкин әкиятләре турында бик күп кызыклы мәгълүматлар алды, аларның һәрберсендә кунак булды. «Пушкин әкиятләрен беләсеңме?» викторинасы белемнәрен яңартырга һәм дөрес җавапны белергә ярдәм итте, «Сказка о рыбаке и рыбке» әкиятендә кунакта карчык өчен шакмаклардан әкият сарае төзеделәр, ә Лукоморье образын күзаллауда тылсымлы чикләвекле имән агачы ярдәмгә килде, аларны өзеп, балалар әкият сорауларына җавап бирде. Алга таба кунаклар «Сказка о царе Салтане»га килеп чыгып, тиеннең кәрҗиненә чикләвекләр җыярга булышты, «Тылсымлы капчык» ярышында исә Пушкин әкиятләрендә очрый торган әйберләрне танырга тырыштылар. «Я ль на свете всех милее, всех румяней и белее?» уены кызларның күңеленә аеруча хуш килде. Алар үзләрен ханбикә итеп күзаллады. А.С. Пушкинның 220 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы бай һәм кызыклы узды. Балалар барысы да канәгать калды, бүләккә яхшы кәеф, ә кайберләре яңа белемнәр алып кайтып китте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: