Шәһәр көненә багышланган әдәби бәйрәм (6+)

9 август көнне 15.00 сәгатьтә Чаллы шәһәр Үзәк китапханәсе шәһәрдәшләрне «Чал тарихлы ак калам» исемле әдәби бәйрәмгә чакыра. Ул Шәһәр көненә багышлана.

Китапханә каршындагы мәйданчыкта узачак чара шигъри перформанс белән башланачак. Анда язучылар, музыкантлар катнашуы көтелә.
«Минем шәһәрем – минем тарихым» китап күргәзмәсе Яр Чаллының тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән бәйле кызыклы китаплар һәм матур фотоальбомнар белән таныштырачак. Шунда ук «Чаллы җирлеге осталары» исемле декоратив-гамәли сәнгать эшләре күргәзмәсе дә урын алачак.
Шигырь сөючеләр өчен ирекле микрофон эшләячәк. Теләге булган һәр кеше яраткан шәһәре турында үзенең яраткан шигырьләрен укый алачак.
Шулай ук бәйрәмдә «Китапханәгә туган як турында китап бүләк ит» акциясе катнашучылары бүләкләнәчәк.

Бәйрәмнең махсус кунагы – PLANKAMUSIC продюсерлык үзәге.

#Чаллыкитапханәләре#мәдәниЧаллы #Чаллы мәдәнияте #мэдэният #минемЧаллым #Татарстанреспубликасы #минЧаллыныяратам #афиша #яратканЧаллым #ТуганягымЧаллы #ЯЛ #МАТУРҖӘЙ

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: