Язлар килә Тукай белән (0+)

Һәр ел саен 14 нче балалар китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган кичәләр уза. Быел да безгә кунакка шәһәребезнең 10 нчы һәм 12 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар килде. Китапханәче апалары аларга Г. Тукайның балачагы, тормышы, иҗаты турында сөйләде, әсәрләреннән өзекләр укыды, «Тукай безнең күңелләрдә» исемле күргәзмәдәге китаплар белән таныштырды. Балалар шагыйрьнең әсәрләрен яттан сөйләделәр,  «Бала белән күбәләк» шигырен сәхнәләштерделәр, «Эш беткәч – уйнарга ярый» шигыре буенча төшертелгән мульфильм карадылар, Тукай әсәрләре буенча төзелгән викторинада катнаштылар. Кичә «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: