Язлар килә Тукай белән (0+)
28
Апрель 2018
Saturday
Һәр ел саен 14 нче балалар китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган кичәләр уза. Быел да безгә кунакка шәһәребезнең 10 нчы һәм 12 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар килде. Китапханәче апалары аларга Г. Тукайның балачагы, тормышы, иҗаты турында сөйләде, әсәрләреннән өзекләр укыды, «Тукай безнең күңелләрдә» исемле күргәзмәдәге китаплар белән таныштырды. Балалар шагыйрьнең әсәрләрен яттан сөйләделәр, «Бала белән күбәләк» шигырен сәхнәләштерделәр, «Эш беткәч – уйнарга ярый» шигыре буенча төшертелгән мульфильм карадылар, Тукай әсәрләре буенча төзелгән викторинада катнаштылар. Кичә «Туган тел» җыры белән тәмамланды. |