«Мәсәлче сәләте» И.А.Крылов иҗаты буенча әдәби сәяхәт (6+)

13 февраль көнне 15 нче санлы китапханә башлангыч сыйныф укучылары өчен И.А.Крылов иҗаты буенча «Мәсәлче сәләте» исемле әдәби сәяхәт уздырды. Ул язучының 250 еллыгына багышланды.

IMG_20190213_130125
IMG_20190213_132257
IMG_20190213_130552
IMG_20190213_132054
IMG_20190213_131206
IMG_20190213_131955

Чара барышында балалар Иван Андреевичның тормыш юлы битләрен ачып, кызыклы фактлар белән танышты. «Кем әйтте?», «Мәсәлнең героен ата» викториналары, «Эрудитлар», «Кечкенә мәсәлче» бәйгеләре һәм «Тылсымлы сандык» уены укучыларга мәсәлченең иҗатын искә төшерергә булышты; балалар И.А.Крыловның әдәби геройларын танып атады, мәсәл исемнәрендә төшеп калган сүзләрне өстәделәр, аның эчтәлеген яңарттылар, мәсәлләрдә очраучы әйберләрне белделәр. «Өзекне тыңлап, исеңә төшер» видеобәйгесе балаларның күңеленә бигрәк тә хуш килде. Анда укучылар мультфильмнардан өзекләр карап кына калмады, зирәклекләрен дә күрсәтте. «Карга һәм Төлке» мәсәлен сәхнәләштерүдә катнашып, балалар үзләренең актерлык сәләтен ача алды. Дәрес ахырында нәтиҗәләр чыгарылды – иң яхшы мәсәл белгечләре кәгазь медальоннар белән бүләкләнде.

Чара «Аккош, Кысла һәм Чуртан» мәсәле буенча төшерелгән мультфильм карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: