А.С.Пушкин иҗаты буенча әдәби-әкияти сәяхәт (6+)

6 июнь, бөек рус язучысы А.С.Пушкинның туган көнендә, 8 нче санлы балалар китапханәсе «Пушкин вакыты» проекты кысаларында «Сказочное лукоморье» дип аталган әдәби-әкияти сәяхәт оештырды. Ул  «Ерак-ерак патшалык» («Тридевятое царство») скверында узды.

6815
IMG_6215
6816
6817

Әлеге истәлекле көнне яшь китап сөючеләргә гаҗәеп Пушкин шигъриятенең әкияти дөньясына кереп чумарга, язучының тормыш юлыннан кызыклы фактларны белергә һәм тагын бер кат әкият геройлары белән очрашырга мөмкинлек тудырылды. Пушкин Лукоморьесы сукмаклары буйлап сәяхәт итеп, катнашучылар «Нинди гаҗәеп матур әкиятләр» викторинасы сорауларына җавап бирде, әкиятләр буенча бәйге һәм уеннарда,  «Әкияти лото»да катнашты, шулай ук «Пушкинны укыйбыз» бәйгесендә актерлык сәләтләрен күрсәтә алды. Саф һавада, зәңгәрсу күк астында балалар әлеге бәйрәм чарасын, кулларына бөек рус язучының матур китапларын тотып, «Уку өчен бер минут, яисә барыбыз да Пушкинны укый» исемле флешбук белән тәмамлады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: