«Мин тумышым белән сугыштан» Әдәби-музыкаль кичә (12+)

8 февраль көнне уртанчы сыйныф укучылары өчен Үзәк балалар китапханәсендә Бөек Ватан сугышы ветераны, танылган шагыйрә Юлия Владимировна Друнинаның тууына 95 ел булуга багышланган «Мин тумышым белән сугыштан» исемле әдәби-музыкаль кичә узды.

цдб Друнина (4)
цдб Друнина (3)
цдб Друнина (2)
цдб Друнина
цдб Друнина (6)
цдб Друнина (5)

Укучылар шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. Юлия Друнинаның авыр сынаулардан торган язмышы беркемне дә битараф калдыра алмый. Балаларга сугыш чоры яшьләренең иңенә төшкән авырлыклар, XX гасырның иң дәһшәтле сугышында нәфис затларга да солдат булырга туры килүе хакында сөйләделәр. Ю.Друнинаның Бөек Ватан сугышын чагылдырган шигъриятенең асылы ачып салынды. Аның шигырьләрендә югары патриотик хисләр белән авторның эчке кичерешләре үрелеп бара.

Чара барышында укучылар башкаруында күңелне тетрәндергеч итеп мәхәббәт һәм сугыш турындагы шигырьләр яңгырады. Юлия Друнина тормышы турындагы «Хәзер мәхәббәттән үлмиләр» («Теперь не умирают от любви») исемле видеоролик тәкъдим ителде. Шулай ук «Минем сугышчан яшьлегем» («А была моя юность военной») китап күргәзмәсе оештырылды.

Кичә күтәренке рухта узды һәм Ю.Друнинаның «Дөнья буталчык» («Мир до невозможности запутан») шигырен уку белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: