«Әдәби ыгы-зыгы» Әдәби-уен программасы (6+)

7 июнь көнне 23 нче санлы китапханәдә мәктәп яны лагере балалары өчен «Әдәби ыгы-зыгы» исемле әдәби-уен программасы уздырылды.

23ф. Литературно-иговая программа Литературный переполох……….
23ф.Литературно-игровая программа Литературный переполох
23ф. Литературно-иговая программа Литературный переполох……..

Мәкерле пират Билли «Хәзинәләр утравы»нда балаларны күреп ачуы чыкты. Ул утрауның исемен «Уңышсызлык утравы» дип үзгәртте һәм яшь сәяхәтчеләргә «әдәби ыгы-зыгы» ясады. Сәяхәт барышында балаларга әсәрләрнең исемнәре бутап язылган ташларны араларга; чәчәкләр аланын әкият персонажлары калдырып киткән әйберләрдән «арындырырга»; кара урман эченә керер өчен, пират биргән әдәби сорауларга җавап бирергә; мультфильмнардан көйләрне танырга һәм пират өчен бию башкарырга;  «мультиварка», «идарә пульты», «Jps-навигатор», «телевизор» һәм «музыкаль үзәк» кулланылган әкиятләрне искә төшерергә туры килде.

Яшь сәяхәтчеләрне курку белмәс Моана озата барды. Ул балаларга «сафари джипын кабызырга», пират тудырган каршылыкларны узарга ярдәм итте; биюләр, күңелле җырлар белән аларның күңелләрен ачты.

Үзләренең белемнәре һәм яхшы кәефләре белән балалар явыз пират Биллиның да күңелен йомшартты һәм ул «үз хәзинәләре» белән уртаклашты. Тылсымлы сүзләр ярдәмендә балалар «кыйммәтле» конфетлар сандыгын ачты.

Чара җыр һәм көй белән үрелеп барды. Шул ук исемдәге китап күргәзмәсе урнаштырылган иде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: