«Татар китап нәшрияты китапларын актарганда» Китап күргәзмәсе (12+)

Татар китап нәшриятының 100 еллыгы уңаеннан, 16 августтан алып 25 сентябрьгә кадәр Үзәк балалар китапханәсендә «Минем китапханәмдә Татар китап нәшриятының иң борынгы китабы» исемле акция узды.

1
2
3
4
5

Әлеге акциядә укучыларыбыз актив катнашты, алар өйдәге китапханәләреннән иң борынгы китапларын алып килде. М.Гайнуллинның 1955 елда нәшер ителгән «Каюм Насыров и просветительское движение среди татар» китабы һәм Жорж Сандның 1957 елда басылып чыккан «Консуэло» әсәре арада иң борынгылары булып чыкты.

Акция барышында китапханәдә өлкән яшьтәге укучылар өчен «Татар китап нәшрияты китапларын актарганда» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Анда китапханәдә сакланучы татар һәм рус телләрендә нәшер ителгән иң иске китаплар тәкъдим ителде. Шулай ук укучылар нәшрият эшчәнлегенең шул дәвер эчендә үткән үсеш юлын үз күзләре белән күрсен өчен, күргәзмәдә хәзерге заман татар әдәбияты да урнаштырылды.

Әлеге күргәзмә укучыларда зур кызыксыну уятты һәм аларның игътибарын татар китап нәшриятының юбилеена җәлеп итте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: