«Әдәби каникуллар – 2019» Җәйге программа (6+)

Ниһаять, күптән көтелгән җәйге каникуллар чоры башланды! «Әдәби каникуллар – 2019» җәйге программасы үз эшен башлап җибәрде һәм җәйнең беренче көннәре 16 нчы санлы китапханәдә чараларга бик бай булды. Китапханәгә 60 нчы урта мәктәпнең һәм 76 нчы гимназиянең мәктәп яны лагерена йөрүче балалар килде. Алар өчен «Әдәби бук-квиз яисә җәй көне китапханәдә уйныйбыз» әдәби уены оештырылды.

Rb3WzRAIb-U
IMG_20190605_154318
IMG_20190605_154224

Интеллектуаль ярышның барлык этапларын узар өчен, балаларга берничә сынауны үтәргә туры килде. «Әкияти хәреф өйрәнүче» станциясендә алар алфавитның һәр хәрефенә башланган әкиятне яисә әдәби персонажны атады. «Мартышкалар» дип аталган бик күңелле физкультминут балаларга тагын да көч һәм дәрт өстәде һәм алар сәяхәтне дәвам итте. Шуннан соң балалар янына кунакка серле урманнан Әкиятләр тылсымчысы килеп чыкты. Ул бүләккә әкият персонажлары яшерелгән Кара тартма алып килде. Балалар әдәбиятны яхшы белүләрен күрсәтте, кайсы әйбернең нинди әкият героеныкы икәнен искә төшерделәр һәм санап чыктылар. Мавыктыргыч уеннан соң, Әкиятләр тылсымчысы балаларга Пантомимнар роленә кереп карарга тәкъдим итте. Алар әдәби геройларны сурәтләп күрсәтте. Тылсымчы балаларның актерлык сәләтенә шаккатты, ә тамашачылар яшьтәшләре күрсәткән персонажларны белде. «Кино һәм китап белгечләре» видеовикторинасында балалар мультфильмнан өзекне карап, шул исемдәге әдәби әсәрләрне атады.

Бөек рус язучысы А.С.Пушкинның 220 еллыгы уңаеннан исә, шагыйрь иҗаты буенча «Әкиятләр, рифмалар, шигырьләр дөньясы – болар барысы да даһи Пушкин» исемле әдәби уен узды.

IMG_20190607_102312
IMG_20190606_095440

Балалар язучының тормыш һәм иҗат юлы узган әдәби юллар буенча виртуаль сәяхәт итте. Ә «Пушкин әкиятләрен беләсеңме?» викторинасы аларга әкиятләрне искә төшерергә ярдәм итте. «Яле, көзгем, сөйләп бир», «Тылсымлы ашъяулык», «Тылсымлы тартма» бәйгеләрендә катнашып, балалар үзләренең тапкырлыкларын һәм тырышлыкларын күрсәтте. Шуннан соң әкият геройлары Укымышлы Мәче һәм Явыз патшабикә белән бергә яшь сәяхәтчеләребез Лукоморье мәйданчыгына килеп чыкты. Анда ике командага бүленеп, капитаннар сайладылар һәм язучы әкиятләре буенча сәяхәтне дәвам иттеләр. Бик күңелле итеп  «Диңгез дулкынлана», «Балыкчы» һ.б. хәрәкәтчән уеннарны уйнадылар. Чара азагында балалар китапханә ишеге төбендә флэш-мобта катнашып, А.С. Пушкинның «Китап уку – иң яхшы уку ул!» цитатасын тезде.

Әлеге чараларда балалар бары тик уңай кәефләр, яхшы тәэсирләр алды. Ә без аларның җәйләре дә китап белән дуслыкта узар дип ышанып калабыз!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: