«Сәламәтлек шәһәренә турне» Квест-уен (6+)

Җәй – каникуллар һәм ял итү, кояшлы көннәр һәм сәяхәтләр, шатлык-сөенечләр, күңел ачу чоры, җәен һәр җирдә чыр-чу килеп уйнаучы балалар тавышы яңгырап тора. 3 июнь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе «Дуслык» мәктәп яны лагере балалары өчен «Сәламәтлек шәһәренә турне» исемле квест-уен үткәрде.

IMG_0021
IMG_0012
IMG_0017
IMG_0007
IMG_6168

Чара биюле физкульт-минут белән башланып китте. Балалар рәхәтләнеп биеде һәм үз үзенчәлекләрен күрсәтә алды. Алып баручылар һәр командага «Спорт проспекты», «Кегельбан» бульвары, «Үги ана һәм Көлсылу» тыкрыгы, «Чисталык» тыкрыгы, «Вокзал» станциясе, «Фонтан» тукталышы кебек станция исемнәре язылган маршрут кәгазьләре өләште. Һәр станцияне балалар билгеле бер вакытта үтәргә һәм очко җыярга тиеш иде. Һәр очкога пазллар ала бардылар. Укучылар сынауларны бик актив узды, үзләренең зирәклекләрен, чыдамлылыкларын һәм спорт хәзерлеген күрсәтте, уенда катнашучылар үзләрен чын-чынлап маҗара эзләүчеләр итеп хис итте. Сәламәтлек шәһәре буйлап сәяхәтне тәмамлап, балалар пазллардан «Сәламәтлек шәһәре» дигән плакатны җыйды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: