«Бергә сәламәт тормыш рәвеше өчен» исемле түгәрәк өстәл (12+)

27 сентябрь көнне «Яшьләр сәламәт тормыш рәвеше өчен» шәһәр акциясе кысаларында 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Бергә сәламәт тормыш рәвеше өчен» исемле түгәрәк өстәл уздырды.

20190927_144410
20190927_142451
20190927_150044
20190927_150301

Китапханә хезмәткәрләре укучыларны административ һәм җинаять җаваплылыгына тартуны күзалдында тотучы наркотикларга каршы канунчылык белән таныштырды, спортның төрле төрләренә багышланган һәм вакытлы матбугат, сәламәт тормыш рәвеше буенча әдәбият белән таныштыручы «Спорт белән шөгыльлән һәм сәламәт бул» китап күргәзмәсен тәкъдим итте. Яшьләр наркотикларсыз дөньяның матур һәм рәхәт икәнен, ә уңай хисләрне, энергияне, шатлык-сөенечләрне әлеге матдәләрне кулланмыйча да алырга мөмкин булуын аңласын өчен, китапханәче балаларның буш вакытларында шөгыльләнергә мөмкин булган төрле кызыклы мавыгулар – спорт, сәяхәт, музыка, бию һ.б. турында материал белән таныштырды.  Шәһәребездәге волонтерлык хәрәкәте, спорт клублары, музыка, бию мәктәпләре яисә яхшы китап уку өчен китапханәләр барлыгы хакында укучыларның исләренә төшерделәр.

Балалар алдында шәһәр диспансерының наркологы С.Н.Кузнецова куркыныч тудыручы факторларның килеп чыгуын кисәтү буенча аңлатма бирүче материал белән чыгыш ясады, балаларның тормышларына янаган куркынычларга җиңел каравы турында үз практикасында булган хәлләрне  мисал итеп куйды.

5 нче балалар хастаханәсе психологы Е.В. Орехова яшүсмерлек чорында үзләре дөрес карарга килә белү һәм наркотик матдәләр тәкъдим иткәнгә каршы тора алуга басым ясады, аралашу күнекмәләренә өйрәтте.

Чара белгечләрнең укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирүе белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: