«Татарстан – безнең уртак йортыбыз» туган якны өйрәнү сәгате (6+)

25 гыйнвар көнне 17 нче санлы балалар китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. Китапханәче чыгышыннан балалар туган як тарихы турында күп мәгълүмат алды, Татарстан Республикасы символикасы белән танышты. Бергәләп республикабыз гимнын татар телендә башкардылар.

DSCF6854
20190124_115915
20190124_082458
20190124_082954

Укучылар тасвирлама буенча шәһәрләрнең исемнәрен табып әйтте, «Казанны беләсеңме?» кроссвордын һәм анаграммалар чишүдә бик теләп һәм кызыксынып катнашты. «Минем туган ягым» викторинасында балалар елгаларны һәм күлләрне искә төшерде, татар шагыйрьләрен һәм язучыларын атадылар, дәүләт символикасы буенча белемнәрен күрсәттеләр.

«Боровецкое авылының җиде могҗизасы» видеоролигын карап, балалар Яр Чаллы шәһәре буенча виртуаль сәяхәттә «булып кайтты». «Туган ягым – Татарстан» китап күргәзмәсе, «Минем Республикам» презентациясе укучыларның белемнәрен халкыбызның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турында яңа мәгълүматлар белән тулыландырды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: